
Көтеп узган гомер
Фатыйма да аптырап елаудан туктады. Айбикә инәй хаклы, ул аның баласы, аның гөнаһы - ничек бар, шулай яратачак ул баласын. Аръякка да чыгармаячак, үз баласын рәнҗетергә дә бирмәячәк. Уфа юлларында да йөрмәячәк. Әллә елап эче бушады, әллә язмышы белән килеште. Исән булса, Бәхтияре ничекләр итеп яратыр иде, шул бала дип гомерен бирде. Бәхтияр истәлегенә, Михман истәлегенә яшәргә дә яшәргә. Айбикә инәй хаклы, ул гөнаһлы, төптән уйласаң, алар икесе дә Фатыйма корбаннары. Фатыйма бөтен бәланең башын үзеннән генә күрде, гаепләр кешесе юк. Тормыш тәгәрмәче тәгәри дә тәгәри. Кышны яз алыштыра, язны җәй, җәйне көз. Гомер үтә, утырып уйланырга да вакыт юк, эш өстенә эш. Фатыйма белән Барый абзый урманнан агач ташып, хәлләреннән килгәнчә сарай
257
0