Авылым . Айшанур.

Авылым . Айшанур.

Без үскәндә авыллар Гөр килеп тора иде. Урам тулы бала-чага Чабышып йөри иде. Яшьләр тавышына кичен Гармун кушыла иде. Күл буенда җыелышып Яшьләр моңлана иде. Таңга кадәр авылыбыз Гөр килеп тора иде. Таң атуга авыл халкы Эшкә чыгып чаба иде. Авылым әллә нишләгән Татлы йокыга талган. Моңлы гармун тавышы да Бик еракта калган. Урамда юк бала чага Күп өйнең юк утлары. Мәңгелек йортына күчкән Аларның хуҗалары. Моңаеп басып торалар Авылдагы буш өйләр. Тәрәзә төпләрендә үсми Матур чәчәкле гөлләр. Авыл уртасында мәчет Зур мәктәп тә төзелгән. Ләкин соңгы елларда Авылда кеше кимегән. Ике катлы мәктәптә Дүрт бала укый бары. Биш-алты карт мәчеттә Укый җомга намазы. Нәрсә булды авылкаем! Бигрәк ялгыз калгансың. Ташлап киткән улларыңны, Күрәмен, сагынгансың. Кем гаепле бу хәлләргә? Ник шулай килеп чыкты? Карап торып авылларны Кемнәр шулай туздырды?

Тэглар:

133

0