Сабыр төбендәге сары алтын. Гөлүсә Шаһбан

Сабыр төбендәге сары алтын. Гөлүсә Шаһбан

7 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Сабыр төбендәге сары алтыннарга Күңел өметләнеп, ымсынып, Күпме гомер инде артта калган, Язмыш сынавына буйсынып. Сабыр канатларын сындырмадык, Мең газапка диеп бер рәхәт. Яшәр өчен көч һәм куәт биргән Бер рәхәтенә дә мең рәхмәт! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлүсәШаһбан #Күңелэретерлексүзләрбар #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Казан"АкБүре"Нәшрияты

46

0