7 нче көн  Әдәбимарафон2025

7 нче көн Әдәбимарафон2025

"Арыдыңмы?" дигән сорау миңа "Яратам"нан кыйбат йөз кабат. Йомшак кына әйткән бары бер сүз - Күңелемне чыга ул айкап. Төче сүзләр өч тиенгә тормый, Кирәген дә тапмыйм - буш төсле. "Арыдыңмы?" дигән шул сораудан Ял да итәм, булам мин көчле. Кайгырту да, хәл сорау да шунда, Яклау, саклау, сөю, ярату; Күзгә карап, иңнәремнән кочып, Сагышларны өреп тарату. "Арыдыңмы?" дигән бары бер сүз Җитә икән көзләр җиткәндә... Җитә икән җиңел генә куйган Җылы кулың тою җилкәмдә. "Арыдыңмы?" дигән соравыңа "Арымадым!" - минем җавабым. Бөтен аруларны юып ала Якын итеп биргән соравың... Арыганда, сиңа тотынырмын, Син арысаң - сиңа мин терәк. "Арыдыңмы?" дигән шул бер сүзең Әй кирәк лә миңа, бик кирәк! Ирина Хәмидуллина

Тэглар:

190

0