Урланган яшьлек

Урланган яшьлек

7 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Урланган яшьлек Зөһрә тәрәзә төбендәге яран гөле янына килеп басты, ярата шул гөлне. Әнисе дә ярата иде, шуңа әнисе истәлеге итеп үстерә. Яран гөлен йокы бүлмәсендә үстерергә кушалар, ул кешеләрнең җанын дәвалый, тынычландыра, дия иде әнисе. Шул гөл янына килсә, әнисе юатадыр кебек тоела. Гөлләр сөйләшкәнне ярата, сөйләш син алар белән, алар ишетәләр, дия иде әнисе.

Тэглар:

227

0