
Гомәр Бәширов. Туган ягым-яшел бишек.
7нче көн #ГомәрБәширов #Туганягымяшелбишек -Син зерә дә әйбәт малай,-дип пышылдады.Тагын бераз чабата башына карап кайттыс да: -Матур да...-дип өстәде. –Тик... Ул көнне мин бөтенләй тамактан яздым.Өйгә кайткач,бер аулакка постым да көзгене бер тегеләй,бер болай ктитереп,бер куанып.”тик...”дип нәрсәнедер әйтми калуына күңелем сүрелеп ,йөземнән бик озак Сәлимә әйткәнне күрергә тырыштым. Аннан соң без Сәлимә белән ничә тапкыр аулак өйләрдә ,су буйларында,җиләк җыйган чакларда очраштык.Ничә мәртәбә хатлар алыштык. Минем өчен Сәлимәдән дә чибәр,аннан да акыллы,аннан да ягымлырак бер кыз да юк. Мин аны каршыма бастырып ,көннәр буе күземне ачмыйча карап утырыр идем
104
0