7нче көн. Фәнзия Максютова. Шүрәле качкан авыл

7нче көн. Фәнзия Максютова. Шүрәле качкан авыл

Борын-борын заманда, Бер бик матур авылда Яшәгән ди кешеләр, Менә безнең ишеләр. Бик тыныч яшәгәннәр, Ял иткән, эшләгәннәр, Әкият сөйләгәннәр, Бәетләр көйләгәннәр. Шулай яшәп ятканда, Инде кояш батканда, Урам тынып калганда, Бар йортлар ут алганда, Шомланып кала өйләр: Яңа хәбәр бар, диләр. Шул авыл урамында, Чәчәкле кырларында Ят бер нәрсә бар икән – Аңа урам тар икән. Үзе шундый зу-ур икән, Бармаклары му-ул икән. Маңгаенда мөгезе – Нәкъ шул Кырлай “үгезе”. Лап-лоп атлап бара, ди, Адымы зу-ур ара, ди. Туктаусыз үкерә, ди, Тын алып гел өрә , ди. Күтәрелә, ди, давыл, Куркып кала ди авыл. “Убырманак- Кушманак” – Кабатлый кабат-кабат. Ни хикмәт сөйләгәне, Туктаусыз көйләгәне. “Кушманак- убырманак, Убырманак- Кушманак”. Сере килә читтән үк – Юкәдә икән чикләвек...

Тэглар:

110

0