7 нче көн #әдәбимарафон Гүзәл Галләмова "Зәңгәр кыңгыраулар"
Кызлар тау итәгеннән баланлыкка күтәрелделәр. Суфия юл уңаенда ялгызы гына үсеп торган балан агачыннан бер тәлгәш өзеп алган иде. Өскәрәк менгәч җыярбыз, Суфия! диде Лилия. Ә өстәрәк, агач куелыгы башланып, мәмрәп пешкән балан тәлгәшләре тагын да матур, кызыктыргыч булып күренеп тора. Зөлхәбирә белән Лилия, әнә шул матурлыкка хозурланып, сүзсез генә елмаеп атладылар. Ә Суфия, атлаган уңайдан, кулындагы тәлгәшен бармак битләрендә орчык әйләндергән кебек әйләндереп ләззәтләнә: әле Лилия йөзенә якын китерә, әле Зөлхәбирәнең күзләре алдында уйнатып ала, тәмләп капкан кебек авызын чәпелдәтә. Күңелле кызларга! Сүзсез генә елмаешалар... Көзге кояшның жылысы киемнәр аша үтеп, тәнгә бертөрле изрәткеч рәхәтлек иңә. Кояш чагылдырган күзләр күңелнең рәхәт халәтеннән тагын да кысыла, ә шаян сүзләр әйтәсе килеп торган иреннәр өзлексез елмая. 9 нчы бит #ГүзәлГалләмова #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
58
0