Бала яратмыйм

Бала яратмыйм

Авыр көн булды. Инсаф сеңлесен җирләде. Бер анадан туган булсалар да, әллә икесе ике әтидән булганга бөтенләй охшамаган иде алар. Инсаф кечкенәдән төпле бала булды, укуны яратты, тормышта максатлары бар иде. Ә Люция бәйрәмнәр яратты, укуга да әллә ни мөкиббән китмәде, койрык болгап кына яшәргә теләде. Начар компаниягә эләгеп кыек юлга кереп китте. Әнисе күпме йолып алырга тырышса да, аны хәмердән аера алмады. Әниләре дә үлеп киткәч, туганнар бөтенләй аралашмый яшәделәр. Аралары да ерак, кызыксынулары да төрле. Әмма туган туган инде ул, сеңлесен күмәргә кайтканда Инсаф балачакларын искә алды. Нинди матур иде бит аның сеңлесе! Кайда ялгышты?! Мәрхүмнең җәсәден моргтан алып, соңгы юлга озату эшләре көне буена сузылды. Азалия дә иренә ничек тә ярдәм итәргә тырышып йөрде. Иренең сеңлесе турында белә иде ул, әмма өч ел дәвамында күрешергә туры килмәде. Зираттан кайткач, барлык җыелган күрше-күлән, туган-тумача сораулы карашын Инсафка төбәде. Нишлибез? Люциянең җиде яшьлек улы ятим калды. Малай яралы җәнлек кебек күзләрен тутырып карап утыра. Ул әле башына төшкән кайгының никадәр авыр икәнен аңлап та бетерми кебек. Инсаф малайны җәлләп куйды. Аның абыйсыннан да якын кешесе юк бу дөньяда. Ир хатынына карады. Күренеп тора: уйлана. Азалия барысын да аңлый, әмма ул беркайчан да балалар яратмады. Кечкенәдән килгән яратмау бу. Инсафка никахка кадәр үк шартын әйтте. Инсаф ул чакта ярар, ярар дигән иде. 20 яшьлек кыз нәрсә уйламас, дип, бәлки, җитдигә дә алмагандыр. Әмма Азалиянең карары нык иде. Менә 3 ел бергә яшиләр, бер тапкыр да бала турында сөйләшкәннәре юк иде. Ә бүген... Әлбәттә, малайны балалар йортына бир дип әйтергә батырчылыr итмәде. Шул ук вакытта белә иде: ул бу баланы беркайчан да яратмаячак. Азатны үзләренә алдылар. Акыллы гына, тыныч малай. Азалия үзе өчен хәл итеп куйды: иркәләү-кочаклаулар булмаячак. Аны ашатып, юындырып, дәресләрен карау авыр булмас, ә менә җан җылысы бирү авыр булыр. Инде малай ничә көн аларда яшәсә дә, Азалиядә аны кочаклау теләге тумады. Әле һаман да барысын да аңлап бетерә алмаган Азатка

Тэглар:

201

0