Ике ана баласы
Яңа сатин күлмәген көзге пычракта пычратмаска тырышып, зур резинкә итекләре белән ләпекне читләтеп уза-уза, Дилбәр инәкәе артыннан атлый. Инәкәе − ягъни әнисе Оркыя югары очта яшәгән ятимә карчыкка гает коймагы илтергә бара. Мондый бәйрәм көннәрне кечкенә кыз аеруча ярата. Әнисенең дә, күрше апаларның да кәефе күтәренке, йөзләре ачык, телләре татлы. Бер-берсенә хәер тарату, дога уку, аннары мичтән яңа чыккан пәрәмәч, бәлеш белән чөкердәшеп чәй эчү. Мондый тәмле сыйлардан соң зурларның учларына текәлеп кылган догалары, теләкләре чынга ашасына Дилбәрнең шиге калмый. Гает хәереннән кызга да әзме-күпме өлеш чыга – әнә яңа күлмәк кесәсенең төбендә берничә бакыр тиен күңелне җылыта. Урамда очраган бер кешенең үзенә төбәлеп, Галиябану кызымени? дип соравы гына кызга ошап бетми. Бик еш яңгыраган бу сорауга күнексә дә, Дилбәр икеләнеп инәкәенә карамый калмый – ни дип җавап бирер икән? Кызның күңел халәтен аңлапмы, инәкәе кызын үзенә тарта төшә һәм башыннан сыйпап җаваплый: "Үземнеке! Үзебезнеке!" Дилбәр җиңел сулап куя. Кайчак аларга Дилбәрдән өч-дүрт яшькә олырак абыйсы Фәйзи дә иярә. Суга чыккан апалар, малайга карап, Оркыядән, төпчегеңмени? дип сорыйлар. Инәкәе урынына Дилбәр үзе җаваплый: "Әле ул төпчек, аннары мин булам!" Төпчекне берәр югары "статус", дәрәҗә урынына күргән кыз тизрәк ул дәрәҗәне яуларга хыяллана. Тормышы барып чыкмаган әнисе калдырып киткән кыз, үзенең чын ата-анасын белмичә дә диярлек, шулай әбисендә, яки үзе санаганча инәкәендә, әткәсендә үсә. Үги атадан кагылмасын-сугылмасын дип Галиябану яшь нарасыен калдырып киткәч, инәкәе, үзенең ике баласына кушып, Дилбәрне да үстерде. Фәйзие, шөкер, ун яше белән бара. Галиме уникесен тутырды. Кул астына да керәләр, сеңелкәшләрен дә карыйлар. Су буендагы чирәмдә бергә уйныйлар, бер дивардан икенчесенә хәтле кагылган агач сәкедә бергә йоклыйлар, көлдә тәгәрәтеп пешергән соңгы бәрәңгегә хәтле бүлешеп, бергә ашыйлар. Малайларча шук кыйланып Дилбәрне елатып та алалар. Андый чакларда инәкәе кесәсендә йөртә-йөртә кәгазе таушалып беткән кәнфит чыгарып кызга тоттыра:
57
0