
Җиденче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Гөлчирә Галимова "Парлы ялгызлар"
-Ярый, килештек. Иртәгә мин киләм, бераз яшь чакларны искә алырбыз. Ә, юк, юк, әйдә яшь чактагы кебек, сезнең бакча башында бәрәңге пешерәбез. -Мин каршы түгел, Равия. Гомер уза, һәм аның һәрбер мизгеленнән файдаланырга кирәк. Димәк, иртәгә, шулаймы? Тукта, ә кемнәрне чакырабыз? -Белмим, бәлки иртәгә икәү очрашып сөйләшербез, аннары гына бәрәңге пешерербез. -Ярый, килештек. Мин синең яныңа үзем киләм, саубул, дустым, - дип, Равия китеп барды. Нәфисә өйгә кайтып җитте. Иң беренче, һәрвакыттагыча, бакчага чыкты. Әнисе инде, кайтып, каз бәбкәләрен ашатып йөри иде.- Әни, нихәл? Мин дә кайттым. -Әйбәт булган, мин ашарга пешердем, хәзер ашарбыз. Бәрәңге җылыдыр, табадагы котлетларны гына карый тор. Нәфисә көлеп җибәрде. -Мин нинди кызык әйттем? - дип сорады Мөслимә апа, кызына карап. -Син түгел, әни. Равияне күрдем. Яшь чактагы кебек, безнең бакча башында бәрәңге пешермәкчебез. - Ә ник юк, кызым? Ризалаш. Мин сиңа үзем бәрәңге әзерләп куям.... 147 нче бит #ГөлчирәГалимова #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш #44
73
0