
7 нче көн. Зифа Кадырова "Бәхеткә юл кайдан?"
Алар икәүләшеп кайгыга батып улларына карап утырганда, кемнеңдер зәгыйфь кенә тавыш белән әлеге дә баягы «Яшь наратлар»ны җырлаганы ишетелде. Дилә яшьле күзләрен иренә төбәде. Ул да күз яшьләрен сөртте дә: – Әни җырлый, – диде авыр сулап. Син югалгач, акылга җиңеләеп калды. Бүген әнисен бөтенләй онытты бит, инде икенче төн җитте – әле ишеген дә ачмаган. Рамис торып икенче бүлмәгә чыгып китте. Диләгә бу тагын бер авыр яңалык иде. Улының суынып бетмәгән гәүдәсеннән аерылып, акрын гына ире артыннан иярде. Бөтен нәрсә карават өстенә еелгән, идән уртасында үзалдына елмаеп, ябыгып-кечерәеп калган бианасы утыра иде.
Сылтамалар:
201
0