7нче көн. Лилия Закирова. Язылмаган китап.

7нче көн. Лилия Закирова. Язылмаган китап.

7нче көн #әдәбимарафон2025 ...- Син - язылмаган китап кебек. Күңелең саф синең, Зөлфия, самими. Тик тормышка карашыңны үзгәртергә вакыт. Балалар гына үпкәли. Үсеп беткәч, кешеләр үпкәләргә тиеш түгел. Ачуланырга, күрә алмаска була, тик үпкәләргә түгел. Инсаф белән арагызны өзеп дөрес эшләгәнсең. Ә әниләр белән алай ярамый. Авылыңа кайт та, ачылып сөйләш син аның белән. Күңелеңне ач. Кайтканчы күңелеңнән гафу итәргә тырыш. Авыр булса да. Ни генә булса да, әниләр һәрвакыт балалары өчен яши. Бер-берегезгә үпкә саклап, икегез дә үзегезне газаплыйсыз гына. Башкаларны кичерү үз-үзеңне кичерүгә караганда күпкә җиңелрәк, ышан миңа. Үз кулларың белән тормышыңны җимерүдән дә авыр әйбер юк икән дөньяда... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЛилияЗакирова #Язылмаганкитап #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

241

0