Зифа Кадыйрова "Урланган яшьлек"
7нче көн #әдәбимарафон2025 - Тузик, Тузик, син кая? - дип, этне чакырды. Күпме генә эндәшсә дә, Тузик күренмәде. Бәләкәй эт гомер буе көчек инде ул. Тагын зиратка киттеме икәнни, дип эзләп, зиратка килсә, тетрәнеп китте. - Эх, тугры йөрәк, - дип куйды. Камилнең дә күңеле тулды, көчек, хуҗабикәсенең каберенә ятып, җан биргән иде. Сагышка хайван да түзә алмаганны, адәм баласына ничек чыдарга соң, эт кенә димә шул... Камилгә бик тә моңсу булып калды. Әле моңа чаклы ул әтисе малае иде. Киңәшчесе дә, дусты да янәшәсендә булды. Алар бит атасы белән бер-берсен бер караштан аңлыйлар иде. Хәзер аны кем аңлар? Әтиләр киткәч, уллар үзләре ил башы булып кала икән шул. Ялгыша күрмә, улым, дия гүя әтисе. Юлдан ашыкмый гына килгән ак машина күренде. Капкасыннан, кулларын җәеп, Мәрьям килеп чыкты. - Балалар кайта, - диде ул, сөенеп. - Менә шулай, - диде Камил үз алдына, - кайтучылар булганда авыл яшәр әле. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗифаКадыйрова #Урланганяшьлек #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
54
0