Һәркемгә бер кояш
Raiskabirov. Ни өченме?.. Бәлки, ясалма тормышта яшәп арыганнан соң, ихласлыкка сусаган җан нәкъ менә сезнең язмаларга килеп юлыккандыр да сыену ноктасы тапкандыр?.. Игътибар итәсездер, соңгы елларда күңелләрдән дә, күктән дә кояш качып бара. Кайберәүләр яшәгән дөньяда җылылыкка да, ихласлыкка да урын юк, кеше, ихтыярсыз рәвештә, үзе сайлап алган рольдә режиссер кушканча, тормыш кануны таләп иткәнчә генә уйнарга мәҗбүр... Кабатлап әйтәм, сез язганнар мине ихласлыгы белән җәлеп итә. Тирә-ягыбызны ясалма-ялтыравык төшенчәләр урап алганына тагын бер кат инандыра. Мондый сүзләремне бәлки төчелеккә, чүпкә санарсыз... (55-56 нчы битләр)
58
0