
7 нче көн. #әдәбимарафон2025
Илдус Диндаров. Разиз поезды Поездларның моңсу тавышлары Искә төшергәндә ул кызны, Хәтерлимен авылым кырларыннан Шаулап үткән разиз* поездын. Күңлем белән янә шул тарафка Сагынудан йөгереп узамын; Күрәм тагын каравылчы йортын, Талгын яткан тимер юлларын. ...Тын почмакның җаны иде ул кыз, Чибәрлеге кальбем җилкетте: Поезд гүя семафорга түгел, Аны күреп тизлеген киметте. Әй, разиз кызы, нигә генә икән Күрешүләр булды бик кыска?! Безнең язмышларны, ике якка бүлеп, Кисте сыман корыч рельслар... Әллә кайдан гына килгән поезд Алып китте сине еракка. Ә мин калдым офык артларында, Сөю, өмет, уртак сер саклап. Гел юксындым сине тормышымда, Борчу-гамьнәр баштан күп узды. Бәгыремне парә-парә телеп, Гүләмәче, разиз поезды! ...Ә шулай да урман буйларыннан Поезд үткән саен, нигәдер, Якты сагыш баса мине. Димәк, Яшьлек поезды кайта кемгәдер!
Сылтамалар:
70
0