Вакыйф Нуруллин "Җавап бир, кеше"
Хәер, авылда балалар күбрәк булса, урамына да чыгарлар, Ханәфи янына да килерләр иде. Мәктәп тә булыр иде. Әнә, урамның аргы ягында, Ханәфиләргә каршы гына - мәктәп бинасы. Сүтеп ташламасалар, тагын утыз ел рәхәтләнеп торачак әле. Ләкин, инде ун елдан артык, аның ишеген ачып кергән кеше юк. Чөнки укырга балалар юк. Бөтен хикмәт шунда: яшь ата-аналар юк авылда. Кайсы Казанга, кайсы КамАЗга, кайсы Түбән Камага китеп беттеләр.
Сылтамалар:
65
0