
7 нче көн Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"
Төшке аш үткәч, Газинур, әбисе белән балдызын утыртып, капка алдына кайтып туктады. – Анасы, Фирая дим, давай тиз генә табакларны әзерлә, ике капчык балык алып кайттым, тизрәк чистартырга кирәк, көн бигрәк эссе, хәзер бозыла. Күрше-тирәгә дә тарат. Балыкчылар шылтыраттылар, шуларны барып алып йөрдем. Арыдым, йөрәк кыса, больницага понедельник килергә куштылар, кардиологлары юк. Кая, тышка өстәл куегыз да менә шунда чистартыгыз, – дип, ике олы гына тактаны китереп салды.
Сылтамалар:
95
0