7 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Язмыш сынавы".

7 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Язмыш сынавы".

– Таһир исемен телгә алма, мин Илдуска чыгам! – Ай, балам, иргә чыгу – кунакка барып кайту түгел, син бит аны яратмыйсың, нигә ашыгасың? Таһирга үч итеп эшлисең син моны. Тик аңла, балам, Таһир белән Әлфия түгел, Илдус белән син бәхетсез булачаксың. – Ә мин аларга үч итеп барысыннан да яхшырак яшәячәкмен! – Куй, балам, алай итеп тормыш башламыйлар, үзеңне тәмуг утына саласың. Ир-ат яратмаса, аны көчләп тә, алдап та яраттырып булмый, акылыңа кил. – Ә мин яраттырырмын, – диде Мөнирә бик зәһәр итеп һәм кереп тә китте. Ул һәрвакыт үзсүзле, киребеткән бала булды, ананың дүрт баласы арасында төпчеге иде, бик үчле һәм мәкерле булып үсте. Әнисе аның бу гадәте белән туганнан бирле көрәште, үскәч акылга утырыр әле дип өметләнде. 29 бит. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗифаКадырова #Язмышсынавы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары. #58нчетөркем

Тэглар:

74

0