7 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025   Рәзил Вәлиев "Иске көймә зары"

7 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Рәзил Вәлиев "Иске көймә зары"

Тыңладым мин машиналар шавын, Күрдем кызлар кирпеч өйгәнен. Әй, беләсе иде ни уйлавын Яр буенда иске көймәнең? ...Актарылды туфрак, ауды таллар, Күтәрелде гасыр тузаны. Моңсуланып карап торды көймә Горур атлап заман узганын. Урамнарны иңләп йөрде заман... Ә заманга урын гел түрдән. Кирпечләрдән чәчәк ясый-ясый, Такыясын ташчы кыз үргән. Карт көймәнең күңелендә сагыш... Япа-ялгыз калгач нишләсен? Дулкын бәргән саен талпына ул, Онытадыр, ахры, үз яшен. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәзилВәлиев # Искекөймәзары #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

52

0