
7 нче көн. Болын юлы. Чыңгыз Мусин.
7 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Болын юлы Болын юлы борылмалы, Аңкып тора чәчәк исе. Чын җемелди таңда, томан Хушбуй бөркеп киткән төсле. Болын юлы бигрәк матур, Чәчәкләргә күмелгәнгә, Эш кайнаган юл буйлары Дәрт арттыра күңелләрдә. Болын юлы борылмалы, Борылып аккан елга кебек. Һәр түмгәге таныш миңа, Яшьтән шушы юлда йөреп. Болын юлы борылмалы, Карурманга алып бара. Яшьлегеңне сагынганда, Шул юлларны барып кара. #ИжБуендаКалаЭзләрем #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЧыңгызМусин #АгылыБолыт #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
156
0