
Әдәби марафон 2025
✨6нчы көн Үзең булып кал! Язмыш безне гомер буе сыный, Баштан сыйпый, суга яңакка. Тик чигенмә сайлап алган юлдан, Тормыш буйлап горур син атла. Гайбәт белән гыйбрәт бергә йөри, Гаделлекнең барын онытма. Җилләр исеп килер төрле яктан, Үз кыйблаңны җирдә югалтма. Таш атсалар күңел бакчасына, Җавабыңны бир тик аш белән. Җан ярасын җылы сүз дәвалый, Төзәлми ул үпкә-үч белән. Үзең булып калу җиңел түгел, Түзем, сабыр, көчле була бел. Изгелекләр кылып яшә җирдә, Җан киң булганнарда- күңел көр. Күз яшьләрең аккан чакларда да, Рәнҗеш, ачу тотма язмышка. Туры юлга алып чыга кайчак Ялгыш баскан сукмак тормышта. Үз фикерең, әйтер сүзең булсын, Чит-ят фәлсәфәгә табынма. Намус, вөҗданыңны югалтмассың, Үзең булып калган чагында. Догада булганда күңел, җаның, Ходай һәрчпк итәр булышлык. Хыял әверелер чынбарлыкка, Максаи куйсаң, куйсаң тырышлык. Абынсаң да, егылсаң да беркөн, Торып бас та тагын алга бар. Меңгә ярыл, йөз рәвешкә төрлән, Тик барыбер үзең булып кал! Эльвира Әхмәтова "Үзең булып кал!" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты
196
0