Туганнар бар. Гөлүсә Шаһбан
6 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Туганнар бар "Хәлең ничек?"- дигән дусларым бар, Дошманым бар йөз кат битлек кигән. Якыннар бар мине өзелеп сөйгән, Күршеләр бар ипи-тозын биргән. Чит-ятлар бар сәлам биреп үткән, Бик күпләр бар миннән җавап көткән. Бар, мин белми, мине белгәннәр, Туганыдай якын күргәннәр. Танышлар бар меңгә бер күрешкән, Кайгы-шатлыкларым бүлешкән... Күңел ачар өчен иптәшләр бар Зур-зур уңышларга ирешкән. Туганнар бар... Якын туганнар бар Җил-салкыннан мине саклаган. Чит-ятлардан мине Яклаган. Тормыш сукмагыннан Терәк булып Иңне иңгә куеп атлаган. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлүсәШаһбан #Күңелэретерлексүзләрбар #Туганнарбар #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ГыйлемКитапНәшрияты /нәшриятны язабыз/
56
0