Туган җире тарта кешене

Туган җире тарта кешене

6 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Туган җире тарта кешене Саргаюмы, әллә җирсүме ул, Әллә инде Ходай эшеме? Китмәс борын борып кайтаручы Туган җире тарта кешене. Җәйләр килмәс кышлар илендә дә, Гомер сөргән шуңа төшенә. Әниле як җирдә иң матуры, Туган җире тарта кешене. Далада да, эссе чүлләрдә дә Төп нигезе керә төшенә. Табан астын сагыну өтеп ала, Туган җире тарта кешене. Бер күрергә зар-интизар булып Җан асрыймы яки яшиме? Туфрагына башын куяр өчен, Туган җире тарта кешене. «Ватан» диеп юкка аталмаган, Исеменә тиңдер җисеме. Алтын-көмеш аны кызыктырмый, Туган җире тарта кешене. Бер нәрсәгә менә инана ул: Әллә инде Ходай эшеме? Телдән төшмәс изге мәккәсе бар, - Туган җире тарта кешене!

Тэглар:

54

0