Көтеп узган гомер
-Михман, - дип пышылдады, күзеннән шатлык яшьләре бәреп чыкты. Ул үзен көчкә азрак тынычландырды да, түмәр өстендә утырган кешенең алдына килеп тезләнде. - Михман, -диде күз яшьләрен сөртеп, - кайларда югалып йөрдең болай озак? Мин сине бишенче җәй көтәм бит инде. - Фатыйма каршысында утырган кешегә ныклабрак карады. Бу элеккеге Михман түгел иде, чигә чәчләре агарган, калын чәч тә бик сирәгәйгән, теге вакыттагы кебек бит очлары алсуланып тормый, әллә ничек чирле кешене хәтерләтә. Фатыйма каршысында унлап елга картайган һәм талчыккан, җелеге суырылган ир уртасы утыра иде. Аның карашы агач башындагы торналарга төбәлгән, Фатыйма да карашын шунда күчерде. Ә анда канатларын җәя-җәя торналар чөкердәшә, балаларын туйдыра. Кечкенә бер ояда сөенә-сөенә бер гаилә яши, балалар үстерә. Фатыйма кире Михманга таба борылды, аның күзләре тулы яшь иде.
61
0