Онык җырлый

Онык җырлый

Чәй өстәле артыннан әнисе рәхмәт әйтә-әйтә кузгалды. – Бигрәкләр дә тәмле сездә чәй, кызым, Гөлфияләрдә алай түгел. Гөлсинә кеткелдәп көлеп куйды: – И-и-и, юкны сүләмә инде, әнәй. Бер үк сусаклагычтан инде ул. – Юктыр, юктыр, булмас, – диде Рабига. Бераз уйланып торганнан соң: – Әллә мин әтәм беренче этажга күрә микән? – Әй, әнәй, әтсәң дә әтеп карыйсың инде син. – Соң дөресен әтәм, апаларыңда бу кадәр яратып эчмим мин. – Шулай, әнәй, шулай, тәмле бездә су, тәмле, – диеп әнисенең сүзен җөпләп куйды Гөлсинә. Гөлсинә гомеренең яртысын шәһәрдә үткәрсә дә, туган ягы сөйләменнән котыла алмады. Теләмәде дә. Әнисе кунакка килгәч, кабаттан яшьлегенә кайткандай була, чөкердәшепме-чөкердәшәләр инде. Рабига, кызы бераз тынган арада, икенче бүлмәдән яңгыраган җырның сүзләренә игътибар итте. – Бигрәкләр дә моңлы җырлый инде, әнәсенә охшаган. – Кемне әтәсең, әнәй? И-и, үз-үзенә генә уйланып утырган кебек иде бит, юк икән шул, картлык галәмәте, кычкырып әйткәнен сизми дә калган. – Тавышы матур бу оланның, үзеңә охшаган, безнең якка охшаган дип әтүем, – диде Рабига. Үз эше белән мәшгуль Гөлсинә бер дә исе китмәгәндәй: – Да, шулай шул... Әй, әнәй, бәхете булсын инде, бәхете, акылы булсын, – дип кенә куйды. Рабига оныгының тавышын сокланып тыңлый: – Карәле син бу оланны, ничек итеп җырлый. ...Бәхетле пар дип кулларын суза, Карлы чыршылар, парлы чыршылар... Ә-ә-әй, яшь вакытларында үзе дә кимен куймый иде. Елый-елый җырлый иде ул. Ләкин ач-ялангач яшүсмер кызга кая инде ул андый җырулар.

Тэглар:

241

0