6 нчы көн Әдәбимарафон2025

6 нчы көн Әдәбимарафон2025

Фәния Чанышева Аналарның бар гомере Нидер көтеп үтә: Сабыеның баш очында Уянуын көтә. Үзен танып, тәүге тапкыр Елмаюын көтә. Башын тотып, мендәреннән Калкынуын көтә; Дөнья ямен үзе танып, Талпынуын көтә. Онытып ялын, йокысын, Карап туймый йөзен, Көтеп ала тәүге тапкыр «Әни» дигән сүзен. Көтә аның тәпи басып Атлап китәр көнен, Көтә акыл, зиһен туплап, Буйга җитәр көнен. Аерылганда шомланырга Таба сәбәпләрен. Сагыш йотып, санап көтә Кавышу сәгатьләрен, Ана һәр чак якты хисләр, Изге эшләр көтә... Аналарның бар гомере Шулай көтеп үтә.

Тэглар:

173

0