Таң кошлары
Бакчасында мәмрәп пешкән кура җиләген җыярга чыккан Фәнзиләнең әле бер, әле икенче ботакта кошлар чукыган җиләкне күреп кәефе кырылды. Ике-өч көнгә бер чыгып җыя иде моңарчы, булмаса, көн дә чыгар инде. Пешкән җиләкне кошлар ашап бетергәнне көтеп ятып булмас. Кара син бу мәлгуньнәрне! Кызарып пешкән иң татлы җиләкләрне генә әрәм итеп баралар! Әрәмтамаклар! Үзалдына сукрана-сукрана, хатын бер күләм җиләк җыйды да кошларга каршы чара эзли башлады. Сараендагы иске-москы киемнән карачкы әтмәлләп, бакча кырыенарак, күренерлек җиргә бастырып куйды. Ул гына әз күренгәч, берничә куакка ефәк җептән җилфердәгеч бәйләп чыкты. Моның белән дә күңеле тынычланмады. Бөртекләп җыясы җиләген кошлар чукып бетерер төсле тоелды. Эш арасында бакчага чыккан Фәнзилә ау-һаулап, кулларын болгый-болгый кошлар куркытып йөрде. Әллә куаклар арасына агу бәйләп куяргамы дигән уеннан кире кайтты – монысы инде бөтенләй ерткычларча булып чыга түгелме?! Интегә-интегә үстерүең беләнмени, әйбәтләп җыеп ала алмагач?! Мөлдерәп пешкән карлыганын да чукып баралар бит, ачтамаклар! Тәрәзәдән карап торып бетертәсеңмени шулардан еллык азыгыңны?! Әзме-күпме үскән шушы җиләкне балалар белән дә бүлешәсе, үзенә дә кышкылыкка калдырасы. Кибетнең буш тәм-томына күптән ис китми, ә витамин тулы дәвалы, шифалы шушы үз җиләкләреңне һич кенә дә әрәм итәсе килми. Шул хакта уйлап, Фәнзиләнең бүген көне көн булмады. Кошлар бугазына эләккәнче үз тамагыма эләксен дип, Фәнзилә әле каралып кына килгән карлыганын да җыярга кереште. Яздан куаклар астына ашлама-көл салгач, су сибеп торгач, картайган ботакларын кискәләгәч, карлыган куаклары яшәреп китте. Әнә ботаклары җиләк тәлгәшләре авырлыгыннан җиргә иелгән. Бер кулың белән яфракларны аралыйсы, икенче кулың белән учка керергә торган эре-эре җиләкләрне сыпырып кына аласы! Ярата Фәнзилә карлыган җыярга! Уч тутырып өзгән җиләкнең муллыгын тоеп, күңел хушлана. Кышка запас белән керсәң җан да тынычрак шул. Үзең кайнаткан татлы-татлы кайнатмаларың булганда, кибетнең тамак туйдырмаган тәм-томы бер якта торсын! Салкын тиеп авырып китс
60
0