6 нчы көн Халисә Ширмән "Кыргыйлык"
Их, гомер... Яше кырыкка якынлашып килсә дә, Гәүһәргә гаилә бәхете насыйп булмаган, күрәсең. Берәм-берәм дус кызлары кияүгә китә торды, балалары үсте, инде балаларын да кияүле- кәләшле итә башладылар, ә Гәүһәрнең үз тиңен тапканы юк. Юк иде... Нурланга кадәр. Нурлан. Казах исемен алган, Казахстан далаларында ат уйнаткан бу ирне Гәүһәр күрсә дә күрде, күрмәсә дә күрде.
59
0