
6 нчы көн. Зифа Кадырова "Бәхеткә юл кайдан?"
Яңа ел кичәсе дә үтте, ахрысы, халыкның тора алганы торды, тора алмаганы бөгәрләнеп ята бирде. Өч-дүрт ир кое авызы яныннан әйләнеп килделәр. Өстә йомшак кар яуган. Капкачны күтәреп караган арада тынчу hаваны ярып саф кар исе керде. – Әйдәгез, торыйк, чыгыйк шәһәргә. Бүген тәмле тәмле салатлар, пилмәннәр ыргыталар, арада эчеп бетелмәгән шампаннар да очрап куймасмы... Бәйрәм дәвам итә бит әле, ашап-эчеп калыйк, - диештеләр.
Сылтамалар:
240
0