6 нчы көн #әдәбимарафон "Бөртекләп җыелган гомер" Рөстәм Нәбиев

6 нчы көн #әдәбимарафон "Бөртекләп җыелган гомер" Рөстәм Нәбиев

Син мине ишетәсеңдер, бары җавап кына кайтара алмыйсыңдыр. Ирешкән уңышларыма карап, миннән дә ныграк сөенәсеңдер, берәр нәрсәгә борчылсам, синең дә җаның тынгы тапмый сызланадыр. Рәхмәт, әнием, мине бу дөньяга тудырганың һәм, кыска гына вакыт аралыгын да булса да, ярату, назларыңа төргәнең өчен! Сине белгән кешеләрнең барысы да «әниең яхшы күңелле, ярдәмчел иде», «әниең бик эшчән булды, бер тик тора белмәде, син аңа охшагансың» дип искә алалар. Кызыбыз София көннән-көн матурлана, яңа һөнәрләре белән сөендереп тора. Аннан башка ничек яшәп булды, икән дип уйлыйм хәзер. Кызымны синең дәвамың итеп күргәнгә, аеруча якын, аеруча кадерле ул миңа. Ходайдан, безгә озын гомер насыйп ит, балабызны, безнең очрактагы кебек, әти-әнисеннән аерма, дип сорыйм... Тормышымда барысы да яхшы! Үзең дә күреп, белеп торасыңдыр. Шуңа күрә минем өчен борчылма, тыныч йокла! Куанычлы хәбәрләремне төяп, хәлләреңне белергә кабат килгәнчегә кадәр хуш, әнием! 159 нчы бит #РөстәмНәбиев #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Акбүренәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

83

0