Алтынчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Гөлчирә Галимова "Парлы ялгызлар"

Алтынчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Гөлчирә Галимова "Парлы ялгызлар"

Нәфисәнең күзеннән яшь бөртекләре тәгәри башлады.- Үлгән кеше сөйләшми, дия иде әби. Аннары ул сине үзе белән чакырмаган икән, димәк, синең анда барырга вакытың җитмәгән, - диде Нияз, аның кулларыннан тотып. Нәфисә башын Ниязның иңбашына куйды да елап җибәрде. -Ела, дустым, ела, ачы сагышларың чыгып бетсен. Үзең әйтмешли, син дә яшәр өчен көч табып, алга атла. Ике дус шактый гына сөйләшеп утырды, әйе, аларның уртак сүзләре, уртак кичерешләре күп иде шул. Бүген йокларга ятканда Нәфисәнең күңеле тыныч иде. Илсур белән сөйләшү көтүе генә күңелен борчыды... 134 нче бит #ГөлчирәГалимова #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш #44

Тэглар:

95

0