Гомәр Бәширов.Туган ягым-яшел бишек.

Гомәр Бәширов.Туган ягым-яшел бишек.

6нчы көн #әдәбимарафон2025 Кара биям ,икмәк исен сизгәч,башын калкытмыйча түзә алмады.Борын тишекләрен кәмит кенә кыймылдаткалап ,бик рәхәтләнеп иснәргә кереште.Шулай да,мин барып җитәрәк,башын миңа таба айкап,озын сары тешләрен шап иттереп алды да,ачуланып читкә сикерде.Кара бия түгелдер бу.Аждаһадыр,җәһәннәм зобаниедыр! Юлга күзем төшүгә эсселе-суыклы булып киттем.Алпавыт биләмәсе ягыннан бер атлы бу якка килә иде.Сакчыдыр,минем атны күргәндер.Янында этләре дә булса...Еларга җитешеп,атка ялынырга тотындым: -Бахбах,җаным,Бахбах.Харап итәсең бит! Теге атлы аермачык булып күренә иде инде.Бермәлне атым ашавыннан туктап,колакларын торгызды да,зур зәңгәрсу күзләре белән миңа текәлде.

Тэглар:

65

0