Гакыйль СӘГЫЙРОВ БӘХЕТ

Гакыйль СӘГЫЙРОВ БӘХЕТ

6 нчы көн. Кайчандыр, элек заманда Бәхет иясез йөргән. Ияле булырга теләп, Бер йортка килеп кергән. Идәннәр ап-ак юылган, Чиста-пөхтә һәр җире. Балалары уйнап йөри, Нәрсәдер көйли ире. Ә хатын тегеп утыра, Бер читтә — бәйләвече. Уйлаган бәхет: боларның Минсез дә бара эше. Икенче бер йортка кергән: Бала елый бишектә, Япь-яшь хатын йоклап ята, Чүп-чар тулы һәр читтә. Озак басып торган бәхет Бусагада уйланып: Болар, диеп, миңа мохтаҗ, Шунда төпләнеп калыйм. Шул көннән бирле дөньяга Таралган мондый хәбәр: Уңган кеше үз кулыннан Бәхетен эзләп табар... Могҗиза — күркәм бизәге Ул үткән заманнарның. Әбием шулай сөйләде, Мин уйлап чыгармадым.

Тэглар:

78

0