
Зифа Кадыйрова "Урланган яшьлек"
6 нчы көн. #әдәбимарафон2025 Таптым бит, таптым. Мин сине ничә ел эзлим, ышанасыңмы, ышанасыңмы? - диде, беләкләреннән сыйпап. - Зөһрә, төннәрен синең исемне кычкырып уянам, син яшәгән мәхәлләнең һәр кешесен таныйм. Аллаһ, минем ялваруларны ишеткәнсең, рәхмәт! - Эмил, акрын гына караваттан төшеп, әнисенең алдына менеп утырды. Үрелеп, бәләкәй йодрыгы белән таныш булмаган абыйның күз яшьләрен сөртеп алды. Әнисенә карады, ул да елый иде. Абый кеше аларның икесен бергә кочаклады. - Эзләдем бит мин сине, тик улым барын белмәдем. Эдуард сезнең якка балыкка баргач сине күргән. Кайтып, синең улың бар, ике тамчы су кебек сиңа охшаган, диде. Мин бөтен тирә- як авылларны йөреп, эзләп чыктым. Сине шәһәргә китте, диделәр. Кичә Эдуард шул сәгатькә минем янга эшкә кил, улыңны күрсәтәм, дигәч, бер минут та йокламадым, бу көн белән төн минем тормышымда иң озыны булды. Язмыш кешеләрне юкка гына очраштырмый, берни дә сәбәпсез булмый. Эмил, мин - синең әтиең, ә син - минем улым. Кара безнең күзләр ничек охшашкан, кем әйтер минеке түгел, дип. Бәгырь балам, дия иде миңа минем әбием. Сездә минем бәгырь алмаларым. Зөһрә, ник эндәшмисең? - дип, ул аның кулыннан үбеп алды. - Бәгырь алмам, мин сине тапмасам, яши алмас идем. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗифаКадыйрова #Урланганяшьлек #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
107
0