
6нчы көн. Лилия Закирова. Язылмаган китап.
6нчы көн #әдәбимарафон2025 ...Мин улым яткан палатага кердем. Мине күреп, күзләрен мөлдерәтеп карады миңа сабый. Кулыннан тотканнан соң авыртудан тартышып куйды. Ул инде еламый, бары тик хәлсез ыңгырашкан тавыш чыгара иде. Улымны кысып кочакладым да йөгереп урамга чыктым. "Йә, Раббым, ничек ярдәм итим шул гөнаһсыз сабыйга? Үз яныңа мине ал! Балам гына терелсен! Зинһар!" - дип кулларымны күккә төбәп ыңгыраштым мин. Беренче тапкыр диагнозны белгәч, күземә яшьләр килгән иде, монда исә үксеп кенә түгел, үкереп еладым. Ирләр еламый диләр. Дөрес түгел! Күңелең актарылганда, ничек кенә елыйсың әле. Таш стенаны йодрыгым белән кыйный - кыйный үкереп еладым мин. Янәшәмдәге кешеләргә дә игътибар итмәдем. Миңа тынычланырга кирәк иде. Үзем өчен түгел. Миннән дә катырак кайгырган Җаныма терәк булу өчен. Тик... Мин моны булдыра алмадым. Әлеге көнгә кадәр бу адымым өчен үземне кичерә алмыйм. Беләсеңме, нишләдем мин?! Мин... аларны ташладым... юкка чыктым. Берни әйтмичә, аңлатмыйча... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЛилияЗакирова #Язылмаганкитап #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
159
0