6нчы көн. Фәнзия Максютова. Яз килә.
ЯЗ КИЛӘ Түбәләрдән тамчы тама, Яз килә, кояш көлә. Урамнарда гөрләвекләр Гөр килә дә, гөр килә. Кошлар кайтып кушылдылар Гөрләвекләр җырына. Сыерчыклар коеналар Шатланып кар суында. Салам җыеп оя түши Авылымның казлары. Җырлы-моңлы, шат авазлы Туган ягым язлары.
54
0