6 нчы көн Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"
Икенче көнне аларны таң белән әтәч кычкырып уятты. Икесе дә уяндылар да шым гына тагын кычкырганны көтеп яттылар. Әтәч тагын кычкырды. Алар, елмаешып, бер-берсенә карашып алдылар. – Менә таң атты, яңа тормыш башланды, тавыкларның, дим. Кара, ничек гайрәтләнеп кычкыра әтәч. Әтисе, шул кычкырган әтәч тавышы да күңелне күтәрә, җанга рәхәтлек бирә... – диде Фирая, татлы итеп киерелде.
Сылтамалар:
67
0