
6 нчы көн. Агылы болыт. ЧыңгызМусин.
6 нчы көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Агылы болыт. Агылы болыт , агылы болыт, Ерак аралар кичеп. Җир белән күк арасына Бер менеп вә бер төшеп. Агылы болыт, күк гөмбәзе Гүяки купкан кебек Ә артынан җил йөгерә Чыбыркы тоткан кебек. Җил аяусыз, җил рәхимсез, Җилләр холкын кем белә? Кинәт ярсый, кинәт тына, Төрләнә ул төрлегә. Капкаларны каккалап та, Киртәләрне ваткалап, Ары чаба, бире чаба, Дилбегәсен тарткалап. Җилгә кызык, күңеле бозык Мин-минлеген белдерә. Хакимнәр дә шуңа охшаш: Кулларында дилбегә. #ИжБуендаКалаЭзләрем #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЧыңгызМусин #АгылыБолыт #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
146
0