6 нчы көн.  #Әдәбимарафон2025

6 нчы көн. #Әдәбимарафон2025

Ирек Диндаров. Мәһабәт агачлар куенында сыенып утырган разъездда бер ялгызымны калдырып, поезд ашыга-ашыга китеп барды. Каршыма килгән ап-ак каеннарның кызгылт яфракларын аралап, таныш юлга чыктым. Кулымдагы чемоданны җиргә куеп, әйләнә-тирәгә күз салдым. Ерак түгел, калкулык сыртында гына, ихаталары, каралты-куралары белән туган авылымның җанга якын манзарасы ачылды. Алтынсу тасмадай, офыкка җитеп сузылган усак агачлары янәшәсеннән уйга чумып, туган як күренешләрен күңелгә сеңдереп кайта-кайта, басу капкасына җиткәнемне сизми дә калдым Исәнме, авылым! Таныйсыңмы мине? Бу — мин, синең чирәмле урамнарыңда кайчандыр ялан тәпи чапкан шаян малай.

Тэглар:

51

0