6 нчы көн. Айгөл Вәлиуллина "Дөньясыннан туйган чаклар була кайчак..."

6 нчы көн. Айгөл Вәлиуллина "Дөньясыннан туйган чаклар була кайчак..."

Дөньясыннан туйган чаклар була кайчак, Арыганда башым салыр урын кирәк. Аласың да мине сөеп кочагыңа, Калкансыман синең иңнәр була терәк. Җылы сүзгә мохтаҗ чаклар азмы ни соң?! Нахак сүзләр сызып алса җанның кылын. Бер сүзеңнән үзгәрә дә куя дөньям, Син саклаучым һәм яклаучым, көчле тылым! Уңышларым, куанычым кочак- кочак, Бүлешергә кеше тапмый оча күңел Миннән дә нык сөенәсең минем өчен, Синең белән яшәү рәхәт, шундый җиңел! Синең янда туган һәр көн җәннәт, дисәм, Арттыруга чутлар микән мине җиһан? Мине җирдә саклар өчен җибәрелгән, Син бит сөю фәрештәсе Аллаһ кушкан!

Тэглар:

60

0