5 нче көн. Айгөл Вәлиуллина "Балачакка кайттым кунакка"
Туган якка кайтып килдем әле, Балачакка кайттым кунакка. Мине үзенә дәшкән балачагым Яшеренгән икән еракка. Эзләдем мин аны урамымнан, Су буена төшеп чакырдым. Гиздем урап үрен, болыннарын, Калдырмадым җәйләү, чокырын. Урманнарга кереп качканмы ул, Тугайдамы йөри саташып?! Җәйдә түгел, язда, кышта микән, Балачагым калган адашып . Ник чакырдың үзең кайтмас булгач, Сабый чагым, туган ягыма? Еллар узган саен тынмас күңел Гамьсез балачакны сагына.
58
0