Әдәби марафон 2025
✨5нче көн Әлмәт урамында Һәр очраган үтә сәлам биреп, Бар да таныш монда. Очынып йөрим яшь чактагы кебек Әлмәт урамында. Катлы-катлы биек якты йортлар, Урам иркен,озын. Мин бит, Әлмәт, шушы йортларыңа Нигез салган кызың. Тезем-тезем челтәр тәрәзәләр Көнгә куйган йөзен. Урамыңда әле суынмаган Минен яшьлек эзем. Юк, үтмәгән язлар тиккә генә Янып шушы җирдә. Шунда янсын, шунда җыры калсын Калган гомернең дә. Һәр очраган белән сәламләшәм, Якые дуслар монда. Яшь чактагы кебек очынып йөрим Әлмәт урамында. #КлараБулатова #Сайланмаәсәрләр #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты
62
0