Бәхет Айшанур

Бәхет Айшанур

Күзләреңне чылатмасын Ачы сагыш яшьләре. Беркайчан да саекмасын Бәхетең чишмәләре. Бәхет үзебездән тора Ничек яшәвебездән. Ничек итеп тирә-юнне Кабул итүебездән. Һәрнәрсәнең таба белсәк Бары яхшы якларын. Абынып егылган чакта Ала белсәк сабакларын. Каядыр соңга калсак, Күңелләр төшеп китә. Бәлки шул вакытта Яманлык бездән китә. Бу дөньяда бар нәрсә дә Ни өчендер бирелә. Кайвакыт газаптан коткара Кайвакыт сабак бирә. Ләкин һәрбер эшнең дә Уңай ягын күрү мөһим. Бары шул вакытта гына Бәхетле булырсың син.

Тэглар:

64

0