5 нче көн #әдәбимарафон "Бөртекләп җыелган Гомер"
Нәбиев, имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, яхшы баллар җыйды. Кирәкле документларны туплап, туп-туры хыялына таба юл тотты. Үз әнисенең үлгәнлеген белгәч, күктәге кояш ярылып, жирне тоташ караңгылык биләп алгандай булган иде. Алты яшьлек бала жанындагы гомерлек яраның сулкылдавын бер хыял әзгә булса да киметә алды: «Мин, үскәч, табиб бу лачакмын! Бүтән балаларның әниләре үлмәсен өчен!» Әлеге теләк, якты йолдыз булып, Рөстәмне унсигез яшенә кадәр озата барды. Ләкин баллар җитмәү сәбәпле, дәвалау бүлегенә үтә алмавын белгәч, хыял йолдызы чәлпәрәмә килде. Борчылма, улым! Кайвакыт табиб булу өчен махсус белем кирәкми. Тән авыртуларыннан да яманрак җан җәрәхәтләре була. Жылы сүз дә кешеләрне дәваларга сәләтле. Иң мөһиме: күңелең изгелектә булсын, дип юатты дәү әнисе. - Белерсең, балам, белерсең. Тәжрибә кыт бүләге. Сабыр иткәннәргә, түземлек күрсәткәннәргә күп ишекләр ачыла. И дәү әни! Мин дә синең кебек акыллы сүзләр сөйли белермен микән ул киләчәктә? - Бигрәк серле сөйлисең инде син! Кил, кочаклыйм әле үзеңне бер! Ходай сине ярдәменнән ташламасын, улым, - дип, карчык җыерчыклы куллары белән оныгының аркасыннан йомшак кына итеп какты. Рөстәмнең күңеленә тынычлык инде. Аннары ул, башын дәү әнисенең алдына куеп, үзен кечкенә малайдай хис итте. 42нче бит, #ДанияНәгыйм #РөстәмНәбиев #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Акбүренәшрияты #Таттелеком #44
53
0