Гөлнара Хәйдәрова “Аю баласы Тәп-тәп”

Гөлнара Хәйдәрова “Аю баласы Тәп-тәп”

📚❄️ XXX әдәби марафон ~ 5 нче көн ~ Шамгунов Эмир ~ 3 яшь Тәп-тәп исемле аю баласы әнисе белән урманда яши. Аларның җылы өйләре бар. Аюларның өе «өн» дип атала. Әни аю Тәп-тәпне би-ик ярата. Җәй буе әнисе улын тәмле җиләкләр, татлы бал белән сыйлады. Тәп-тәпкә азык табарга өйрәтте. Ә беркөнне аны үз янына чакырып алды да: - Улым, йомшагым, безгә йокларга вакыт, - диде. - Минем йокым килми әле! - диде Тәп-тәп. - Улым, җылы җәй үтте. Алтын көз дә узып бара. Тиздән кыш җитәр. Бөтен җиргә ап-ак кар явар. Без кар астыннан азык таба алмабыз, - диде әни аю. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты

49

0