Шөкер итәм. Гөлүсә Шаһбан
5 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Шөкер итәм Сөялергә имәнем бар минем, Ныклы имән, тамырлары тирән. Әйткән иде әни: "Балакаем, Кыз баланың бәхетләре ирдән..." Арыганда туктап көч алырга Әткәемнең ныклы нигезе бар. Күз яшенә буылып тыгылганда, Әнкәемнең төпле киңәше бар. Язмыш җилләреннән ышыкларга Ышанычлы гаиләм, тылым бар. Максатым бар, өмет-хыялларым, Үзем сайлап алган юлым бар. Баш очымда аяз күгем бар да, Аяк асларымда җирем бар. Еракларга китсәм, сагыныр өчен Тиңе булмас туган илем бар. Дусларым бар минем ышанычлы, Газизләрдән газиз туганнарым. Алар барда горур атлап үтәм Язмышымның борма урамнарын. Якыннарым, әткәм-әнкәм барда, Тормыш юлларында югалмам. Авыр чакларымда ялварырга, Шөкер итәм, бер газиз Аллам. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлүсәШаһбан Күңелэретерлексүзләрбар #Шөкеритәм #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Казан"АкБүре"Нәшрияты
51
0