Әни

Әни

5 нче көн Әни. - Әни, тор, әни!- дидем. Күтәрмәкче булып карасам да, ул тора алмады, аның бөтен гәүдәсе әллә ничек булып изелеп төшкән иде. - Әни! Әни дим! Бер генә дәш инде, әни!..- Аның пышылдап кына булса да бер генә сүз әйтүен көттем. Тик ул дәшә алмады, салкын тиргә төшерерлек аяныч тавыш белән бик авыр бер ыңгырашты гына... Нишлим? Кая барыйм? Чокырның әле бер ягына, әле икенче ягына ташландым. Бер якта - кара урман, икенче якта - томанлы кыр, чокыр эчендә - үлеп ята торган анам. Аннары башыма бер уй килде. Бәлки, кем дә булса тавышымны ишетер? Бәлки, берәр узгынчы килер? Бөтен көчемне җыеп кычкырырга тотындым. Урман ягына йөгереп менеп, анда кычкырдым; кыр ягына күтәрелеп, анда да аваз салып карадым.

Тэглар:

48

0