Кайту

Кайту

5 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Кайту Туган җиргә аяк басу бәйрәм, Сине көтәр кеше барында. Сагынмаса, кошлар кайтмас иде, Ак кораб ул язмыш ярында. Капка ачып, ачык күңел белән Ишегалларына керүең... Ак яулыклы нурлы әниеңне Исән-имин кабат күрүең... Сагынмаган кеше булмыйдыр ул, Сабый чагың керә төшеңә. Туган җирне өзелеп, җирсенүне Читтә генә кеше төшенә. Мин бу хакта әйттем бугай инде, Кабатлыймын менә тагын да. Төп нигездә язлар каршы ала Әти-әни исән чагында. Сагынмаса, кошлар кайтмас иде, Чакыручы тылсым бар анда. Туган җиргә кайтмый кара менә Сине көтәр кеше барында.

Тэглар:

48

0