Язмыш Сынавы
Әдәби марафон 5 көн ЯЗМЫШ СЫНАВЫ Ишегалдында Заһирлар белән мал карап йөргәнче, Рөстәмгә Әдилә белән җылы өйдә утыру рәхәтрәк иде. Ул биредә үзен иң кирәкле кунак кебек хис итте. Өйдә үзе генә калган чакта ни теләсә, шуны утырып ашады. Кәнфитләрнең дә башына бик тиз җитте; әләкләшмәсен дип, беразын Әдиләгә да каптыра, кәгазьләрен аның күлмәк кесәсенә сала. Ишегалдында Заһирлар белән мал карап йөргәнче, Рөстәмгә Әдилә белән җылы өйдә утыру рәхәтрәк иде. Ул биредә үзен иң кирәкле кунак кебек хис итте. Өйдә үзе генә калган чакта ни теләсә, шуны утырып ашады. Кәнфитләрнең дә башына бик тиз җитте; әләкләшмәсен дип, беразын Әдиләгә да каптыра, кәгазьләрен аның күлмәк кесәсенә сала. Әнисе белән яшәгәндә үк урлашып ашарга өйрәнгән бала иске гадәтләрен тиз генә ташлый алмады. Тиктормас җан бөтен җирне актарып, ни дә булса эзләнде. Беренче мәлдә Илдус аны каш астыннан гына күзәтте. Бу баланың ни эшләми, ни урамга чыгып малайлар белән уйнамый, гел өйдә Әдилә белән генә утыруын бер дә өнәмәде. Хәленнән килсә, балалар янына, бигрәк тә Әдиләсе янына, якын да җибәрмәс иде. Ул аның тискәре йогынтысыннан курыкты. Моны Рөстәм дә сизә иде. Өйдә берүзе булса, үзен өйнең хуҗасы итеп хис итәргә яратты, ә Илдус кайтып керүгә, аның карашыннан ераграк торырга тырышты, кая булса да кереп посу ягын карады. Бер-ике тапкыр, эштән көтмәгәндә кайтып кергәч, Илдус аны эләктереп алды да бик каты гына җилтерәтте: – Маллар карашыр идең, ник урамга чыкмыйсың? Тагын урлашып ашаганыңны күрсәм, әбиеңнең өенә илтеп куям, яшәрсең шунда берүзең! Рөстәмнең ул өйгә бер дә кайтасы килми иде шул. #әдәбимарафон# #ЗифаКадырова# #язмышСынавы# #НурлатМарафончылары#
49
0